news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанда латинга күчү чыгымнарының күләме ачыкланган

2019 елда ведомство мәктәпләрдә нульле сыйныфлар өчен укытучылар һәм тәрбиячеләр әзерли башлаячак.

(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ"). Казахстан мәдәният һәм спорт министры Арыстанбәк Мөхәмәдиулы казах алфавитын яңа латин графикасына күчерү чыгымнары турында җиткерде, дип хәбәр итә Sputnik Казахстан. Бу хакта РИА “Новости” яза.

"Хәзерге вакытта Казахстан мәдәният һәм спорт министрлыгы линиясе буенча 2018 елга 56 миллион тенгегә (168 мең доллар тирәсе – ред.) гариза бирдек. Әлеге акчалар махсус портал булдыруга (кириллицадан латиницага күчү конвертеры өчен – ред.) һәм авторлык хокукларын теркәүгә тотылачак", — дип белдергән Арыстанбәк Мөхәмәдиулы Астанада узган матбугат конференциясендә.

Түрә әйтүенчә, республика комиссиясе төзелми торып, латинга күчү чыгымнарының төгәл суммасын әйтеп булмый.

Мәгариф һәм фән министры Ерлан Сагадиев, үз чиратында яңа укыту-методик әсбапларга күп акча кирәкми, дип өстәгән.

Ул 2019 елда ведомствоның мәктәпләрдә нульле сыйныфлар өчен укытучылар һәм тәрбиячеләр әзерләү башланачагын һәм моңа акчалар каралганын әйткән.

Казахстанның финанс министры Бәхет Солтанов алдан латинга күчү чыгымнарын берничә ел тотарга туры киләчәген җиткергән булган.

Искәртеп үтик, казах алфавитыннан яңа латин графикасына күчү Казахстан президенты Нурсолтан Назарбаев указы белән октябрь ахырында кабул ителде. Аңа күчеш 2025 елга кадәр этаплап башкарылачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100