news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанда латин хәрефләре белән беренче газетаны нәшер иткәннәр

Редакциядә беренче битне латин хәрефләре белән чыгарырга булганнар.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Казахстанда латин шрифты белән беренче газетаны нәшер иткәннәр, дип хәбәр итә “Казинформ”.

«Аркалык хабары» газетасы Костанай өлкәсенең Аркалык шәһәрендә чыккан.

“Казахстан Президенты казах теленең латин графикасына күчүе турында Указ имзалагач, редакциядә беренче полосаны латин алфавиты хәрефләре белән чыгарырга булганнар”, - диде газетаның баш мөхәррире Кайрат Есмагамбетов.

Аның сүзләренчә, бу гамәлнең максаты – яңа графиканың ни дәрәҗәдә уңайлы булуы турында укучы фикерен белү.

“Латин алфавиты хәрефләренең ничек булуы, кәгазьдә ничек күренүе кызык иде. Техник яктан кыенлыклар булмады, чөнки интернетта кириллицадагы әзер текстны берничә секундта  латин графикасына үзгәртү өчен махсус конвертерлар бар”, - диде газетаның баш мөхәррире.

Латин алфавитына күчү катлаулы булмаячак, дип саный Есмагамбетов, һәм алар беренчеләрдән булып латин графикасын куллана башлаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100