news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанда латин графикасына күчү кысаларында укытучылар әзерләү буенча эш башлана

Казахстанда халыкны дөрес язу кагыйдәләренә өйрәтү юнәлешендә эш алып барылачак.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Казахстанда латин әлифбасына күчү кысаларында укытучылар әзерләү буенча эш башланачак, дип белдерде Ш.Шәяхмәтов исемендәге «Тіл-Қазына» Милли фәнни-гамәли үзәк генераль директоры вазифаларын башкаручы Ербол Тлешов. Бу хакта «Казинформ» агентлыгы хәбәр итә.

«Әгәр 2019 елгы төп планга тукталсак, без халыкны дөрес язу кагыйдәләренә өйрәтү юнәлешендә эш алып барачакбыз. Бу җәһәттән укытучылар әзерләүгә төп басым ясалачак. Әлеге эш кысаларында Казахстан Мәгариф һәм фән министрлыгы буенча – 9 038, Мәдәният һәм спорт министрлыгы буенча 2 400 кешене өйрәтү планлаштырыла», - дип хәбәр итте Ербол Тлешов.

Аның сүзләренчә, агымдагы елда уку-укыту үзәкләре мөгаллимнәре һәм методистларын дөрес язу кагыйдәләренә өйрәтәчәкләр.

«Безнең министрлык – өлкәннәрне, Мәгариф һәм фән министрлыгы исә мәктәп, көллият һәм университетларда белем алучыларны укытачак. Башлангыч этапта без халыкны дөрес язу кагыйдәләренә өйрәтәчәк укытучылар әзерләргә тиеш», - дип ачыклык кертте Ербол Тлешов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100