news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанда латин графикасын кертү буенча эшче төркем төзелә

1920 елга кадәр казахлар гарәп язуын кулланган, аны латин графикасы алыштырган.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Казахстан Хөкүмәте тарафыннан латин графикасын кертү буенча эшче төркем төзеләчәк, дип белдергән республиканың мәдәният һәм спорт министры Арыстанбәк Мөхәммәдиулы. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Моңа кадәр Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев казах әлифбасын латин графикасына этаплап күчерү турындагы указга кул куйган иде. Моннан тыш, ул латин язуына нигезләнгән һәм 32 хәрефтән торган казах әлифбасын раслау турында карар чыгарды.

«Хөкүмәт тарафыннан латин графикасын кертү буенча эшче төркем оештырылачак. Орфография-лингвистика комиссиясе, латин графикасы нигезендә яңа орфографик кагыйдәләр һәм казах теленең зур орфографик сүзлеге төзеләчәк», - дигән Мөхәммәдиулы.

Аның сүзләренчә, «норматив-хокукый базаны тиешле рәвешкә китерергә кирәк». «Шуннан соң без укыту-методик һ.б. әдәбиятны нәшер итүгә керешәчәкбез», - дип белдергән министр.

«Якын көннәрдә эшче төркем 2018-2020 елларга һәм 2025 елга кадәр латин графикасына этаплап күчү буенча чаралар планын әзерләүгә керешәчәк», - ди ул.

1920 елга кадәр казахлар гарәп язуын кулланган, аны латин графикасы алыштырган. Ул 1940 елга кадәр, кириллица алфавиты кабул ителгәнче гамәлдә булган. Хәзерге вакытта кириллицага нигезләнгән казах әлифбасында 42 хәреф бар.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100