news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанда кояш батареялары ярдәмендә эшләүче экомәчет ачылды

Мәчет кояш батареялары ярдәмендә эшли, үзен тәэмин итә, хәтта шәһәр өчен дә җылылык энергиясе бирә ала.

(Казан, 11 май, “Татар-информ”). Казахстанда кояш батареялары ярдәмендә эшләүче экомәчет ачылды, дип хәбәр итә Интерфакс.

“Әлеге мәчетнең стилистикасы үзенчәлекле. Минемчә бу шундый постмодернизм стиле. Төп үзенчәлеге – яшел технологияләр. Мәчет кояш батареялары ярдәмендә эшли, үзен тәэмин итә, хәтта шәһәр өчен дә җылылык энергиясе бирә ала. Ул үзен-үзе тулысынча тәэмин итәчәк”, - дип белдерде дин һәм гражданлык җәмгыяте эшләре министры Дархан Калетаев. Министрның сүзләрен җомга көнне "Tengrinews" порталы язды.

Проектны эшләүчеләрнең кисәтүе буенча, яңа мәчетне энергия белән тәэмин итүче корылмалар, җылылык энергиясен өч тапкыр артыграк эшләп чыгара.

Мәчетнең төп бинасының төньяк өлешендә урнашкан манараның биеклеге 43,5 метр, ул “калама” – “изге каурый” рәвешендә ясалган.

“Мәчет бик җылы, без җылы идәннәр ясадык, чишенү бүлмәсе бар, хатын-кызлар залы икенче катта урнашкан. Мәчет эчендә заманча дизайн кулланылды, тулысынча авангард, орнаментлар да бар. Күпләр аны казах орнаменты түгел дияр, ә без аларны яңа казах орнаментлары, дип саныйбыз. Анда барысы да үзенчәлекле итеп эшләнгән. Алмата дизайнерлары эшләде. Урын җитәрлек, машиналар белән дә, чишенгәндә, тәһарәт алганда да ыгы-зыгы булмаячак. Монда барысы да җитә”, - дип сөйләделәр журналистларга проектны эшләүчеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100