news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казахстанда кояш батареялары белән эшләүче мәчет ачылган

Мәчет кояш батареялары белән эшләп, үзен тәэмин итә һәм шәһәр өчен электр энергиясе дә бирергә мөмкин, дип белдергән илнең дин эшләре буенча министры.

Казахстанда кояш батареялары белән эшләүче мәчет ачылган
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 май, “Татар-информ”). Казахстан башкаласында кояш батареялары белән эшләүче илдә беренче экономияле мәчет ачылды, дип хәбәр итә "Интерфакс" агентлыгы.

"Әлеге мәчетнең стилистикасы гади түгел. Минемчә, ул постмодерн стилендә. Аның төп үзенчәлеге – яшел технологияләр. Мәчет кояш батареялары белән эшләп, үзен тәэмин итә һәм шәһәр өчен электр энергиясе дә бирергә мөмкин”, - дип белдергән дин эшләре буенча һәм гражданлык җәмгыяте министры Дархан Калетаев. Аның сүзләрен җомга көнне “Tengrinews”порталы җиткергән.

Проектны эшләүчеләр сүзләренчә, мәчетне электр энергиясе белән тәэмин итүдә кулланучы конструкцияләр электр энергиясен кирәгеннән өч тапкыр артык җитештерә.

Мәчетнең төп бинасының төньягыннан урнашкан манараның озынлыгы 43,5 метр һәм ул каләм формасында - “изге каләм” итеп эшләнгән.

"Мәчет бик җылы. Без җылы идәннәр ясадык, кием элү бүлмәсе бар, хатын-кызлар өчен зал икенче катта. Мәчетнең эче заманча дизайн белән эшләнгән”, - дип сөйләгән журналистларга проектны эшләүчеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot