news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанда китапханәләрнең заманча дизайны эшләнгән

Китапханәләрдә заманча коворкинг-үзәкләрне хәтерләткән заллар ясаячаклар, уңайлы креслолар, релакс зоналары һәм фуд-корт урнаштырачаклар, шулай ук башка илләрнең китапханәләренә керү мөмкинлеге булдырачаклар.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Казахстанның Нур-Солтан шәһәрендә китапханәләрнең заманча дизайны эшләнгән. Бу уку залларына күбрәк кешене җәлеп итү максаты белән уйлап табылган. Бу хакта «Казинформ» хәбәр итә.

Хәзерге вакытта Нур-Солтанда 20 дәүләт һәм шәхси китапханә эшли. Китап фонды 700 мең данә тәшкил итә. Статистика буенча, китапханәләргә 70 меңгә якын даими укучы йөри.

«Китапханәләрнең традицион форматыннан читләшергә карар кылынды. Гадәттә уку залларында язу һәм уку өчен өстәлләр тора, ә киштәләрдә нәфис һәм фәнни әдәбият урын ала. Әлеге форматтан китеп, китапханәләрдә заманча коворкинг-үзәкләрне хәтерләткән заллар ясыйбыз. Анда уңайлы креслолар, релакс зоналары һәм фуд-корт урнаштырачакбыз», диелгән хәбәрдә.

«Халыкара тәҗрибәне дә кулланырга кирәк. Якын һәм ерак чит илләр китапханәләренә дә кушылу мөмкинлеге булдырырга кирәк. Хәзер бездә заманча техник әдәбиятка кытлык зур. Башка илләрнең китапханәләренә керү мөмкинлеге булса, аудиториянең кызыксынуы артачак», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100