news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанда «Кайтпай Солтан» яңа мәчете нигезенә беренче таш салдылар

500 урынлы мәчеттә Коръән уку залы, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен намаз бүлмәләре, укыту бүлмәсе, янында ашханә һәм имам йорты булыр дип планлаштырыла.

Казахстанда «Кайтпай Солтан» яңа мәчете нигезенә беренче таш салдылар
Владимир Васильев

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Наурызбай кажы Таганулы Атырау шәһәре янындагы Еркинкала авылында 500 урынлы «Кайтпай Солтан» яңа мәчете нигезенә беренче таш салган.

Казахстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр иткәнчә, тантанада Атырау өлкәсе акиме Махамбет Досмухамбетов та катнашкан.

Төбәк башлыгы Махамбет Досмухамбетов шулай ук иң изге теләкләрен җиткергән һәм мәчетнең җәмгыятьтәге ролен билгеләп үткән.

«Кайтпай Солтан» мәчете җирле халык инициативасы буенча төзелер дип көтелә. Иман йорты казах милли стилендә салыначак. Төзелеш эшләрен бер елдан соң тәмамларга ниятлиләр.

Мәчеттә 500 урынлы Коръән уку залы, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен намаз уку заллары, шулай ук дәресханә булачак. Иман йорты янында ашханә һәм имам йорты төзү күздә тотыла.

Бүгенге көндә Атырау өлкәсендә 34 мәчет исәпләнә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100