Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казахстанда «Көзге Иртыш моңнары» татар сәнгате бәйгесенә йомгак ясаганнар
Бәйгедә төрле яшьтәге осталар кулдан ясаган борынгы әйберләр дә тәкъдим ителгән.
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). Казахстанда татар сәнгатенең XXI Халыкара «Көзге Иртыш моңнары» фестиваль-конкурсының нәтиҗәләре билгеле. Башка еллардан аермалы буларак, быел фестиваль беренче тапкыр онлайн форматта узган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Сәмәй шәһәрендәге Татар сәнгать мәктәбе директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Екатерина Власенко сөйләде.
«Көзге Иртыш моңнары» фестиваль-конкурсында Казахстан Республикасы һәм Россиядән бай тарихлы коллективлар һәм солистлар катнашты. Фестивальдә катнашучы барлык кешеләр дә җиңүчеләр, ул шуның белән аерылып тора. Җиңелүчеләр дә, җиңүчеләр дә юк, чөнки сәнгать аңа катнашы булган һәркемне илһамландыра һәм шатландыра», — диде ул.
Екатерина Власенко әлеге фестивальнең берничә бала өчен беренче тәҗрибә булуын, өлкәннәргә иҗатларын тамашачыларга тәкъдим итү өчен чираттагы мөмкинлек икәнлеген әйтте. «Конкурс программасында шулай ук „декоратив-гамәли сәнгать“ номинациясе дә булды, аның кысаларында төрле яшьтәге осталар тарафыннан кулдан ясалган борынгы әйберләр күргәзмәгә куелды», — диде урынбасар.
Фестиваль-конкурсны Сәмәй шәһәрендәге «Хак» Иртыш татар һәм башкорт берлеге ассоциациясе, Сәмәйның Татар сәнгать мәктәбе, Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе һәм Сәмәй шәһәре хакимиятләре, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасының Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге (Астана шәһәре), Казахстан Татарлары һәм башкортлары конгрессы (Астана шәһәре) оештыра.
Фестиваль-бәйгедә вокал жанры, инструменталь жанр, бию, сөйләм, декоратив-гамәли сәнгать, кулинария номинацияләре бар. Чыгышларны Татар сәнгать мәктәбенең You Tube каналындагы видеодан карарга мөмкин.
Фестиваль татар сәнгате фестивале татарларның милли, мәдәни традицияләрен үстерү һәм пропагандалау, аларның үзенчәлекле музыкаль, бию, декоратив-гамәли сәнгатен, әдәбиятын һәм аш-су осталыгын таныту максаты белән уздырыла. Фестивальдә солистлар һәм иҗат коллективлары катнашкан. Программада халык һәм классик композиторларның әсәрләре яңгыраган. Быелгы фестивальнең үзенчәлеге — аның онлайн режимда узуы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз