news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанда иҗат итүче язучы М.Солтанбәков Татарстан Милли китапханәсенә китап бүләк итте

Астанада "Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларындагы ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башы фотосурәтләрендә татарлар" күргәзмәсе куелды.

(Казан, 23 июнь, “Татар-информ”). Казахстанда яшәп иҗат итүче язучы-журналист Морат Солтанбәков Татарстан Милли китапханәсенә китаплар бүләк итте. Бу турыда Милли китапханә матбугат хезмәте хәбәр итте.

21–22 май көннәрендә Казахстан Республикасы Милли академик китапханәсе Астана шәһәренең 20 еллыгы уңаеннан, “Дөнья башкалаларының елъязмасы” Халыкара күргәзмә оештырды. Төрле илләрнең иң зур китапханәләре белән беррәттән, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе дә әлеге чарада катнашты. “Мизгел һәм мәңгелек: Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларындагы ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башы фотосурәтләрендә татарлар” дигән экспозициясен тәкъдим итте, диелгән әлеге хәбәрдә.

Халыкара күргәзмә белән танышу өчен Астанага килгән, Казахстанның Семей (Җидепулат) шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы-журналист, филология фәннәре кандидаты Морат Солтанбәков, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең директор урынбасары И.Г.Һадиев белән очрашып, китапханә фондлары өчен үз китапларын бүләк иткән.

“Синий меридиан. Алашорда. Аттила”, “Иртышский остров”, “Хан Аблай и его батыры” дип аталган бу китаплар якын арада фондка алыначак, китап укучыларга алардан файдалану мөмкинлеге тудырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100