news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казахстанда җеназа намазын биш минуттан артык укуны тыйдылар

Казахстан мөселманнарының Диния нәзарәтендә каберләргә чардуган куюны вакытлыча туктатырга өндәделәр.

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Казахстанда җеназа намазын биш минуттан артык укуны тыйдылар. Казахстан мөселманнарының Диния нәзарәтендә каберләргә чардуган куюны вакытлыча туктатырга өндәделәр. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Эпидемиологик хәлнең катлаулануы сәбәпле, Казахстан мөселманнарының Диния нәзарәтендә өстәмә чикләүләрне үтәргә өндәделәр. Аерым алганда, җирләүдә катнашучыларга битлек кияргә, кул кысып исәнләшүдән тыелырга кирәк. Җеназа намазын биш минуттан да артык укырга ярамый, балаларга һәм пенсионерларга җирләүдә катнашмаска, шулай ук кабер янында уннан артык кешене җыймаска киңәш ителә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot