news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанда чыга торган «Ак юл» газетасына 100 ел тула

Юбилей уңаеннан газета материалларын 25 томлыкка туплаганнар.

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Быел Казахстанда чыга торган «Ак юл» газетасына 100 ел тула. Юбилей уңаеннан газета материалларын 25 томлыкка туплаганнар. Бу хакта «Казинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Нур-Солтан шәһәрендә газетаның 25 томнан торган материаллар җыентыгы тәкъдим ителде.

«Без җыентык 30 том тәшкил итәр дип планлаштырган идек, әмма 25 том да җитәрлек булды. Быел „Ак юл“ газетасы чыга башлауга 100 ел тула. Басманың тарихы 1920 елның 7 декабреннән башлана. 1925 елның 16 июнендә газета редакциясе Ташкенттан Шымкент шәһәренә күченә, 15 мартта соңгы саны дөнья күрә. „Ак юл“ „Қазақ“ газетасының идея ягыннан дәвамчысы санала», — диелгән «Казинформ» агентлыгы хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100