news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казахстанда "Чәкчәк бәйрәме" оештыралар

Бәйрәм программасында шәһәр акимы һәм диаспораның танылган гаиләләре бүләгенә “Татар хатын-кызы – аш-су остасы” бәйгесе оештырылачак.

(Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”). 22 сентябрьдә Кокшетау шәһәрендә Казахстанның Акмола өлкәсе татарлар һәм башкортлар берләшмәсе "Чәкчәк бәйрәме” үткәрәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Бәйрәм программасында шәһәр акимы һәм диаспораның танылган гаиләләре бүләгенә “Татар хатын-кызы – аш-су остасы” бәйгесе оештырылачак. Шулай ук халык кәсебе эшләнмәләреннән торган күргәзмә, милли ашлар әзерләү буенча мастер-класслар, артистлар, этно-мәдәни берләшмәләр һәм төбәкләрдән килгән куналар катнашында мәдәни-күңел ачу тамашасы булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot