Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казахстанда бер тәүлектә ике тапкыр җир тетрәгән
Зыян күрүчеләр һәм җимерелүләр турында хәбәрләр булмаган.
(Казан, 18 август, “Татар-информ”). Казахстанның көньяк-көнчыгышындагы Алма-Ата өлкәсендә якшәмбе көнне 9:12 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 6:12 сәгать) 4,9 магнитудалы җир тетрәү булган. Бу хакта республиканың сейсмологик тәҗрибә-методика экспедициясенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Алдарак Казахстан Эчке эшләр министрлыгының Гадәттән тыш хәлләр комитеты хәбәр иткәнчә, якшәмбе көнне 5:07 сәгатьтә шул ук төбәктә, Алма-Атадан 145 чакрымда 5,4 магнитудалы җир тетрәү булган.
Жаркент шәһәрендә җир асты бәрелешләре МSК-64 шкаласы буенча 5 балл, Талдыкорганда һәм Саты бистәсендә 2-3 балл көч белән сизелгән. Зыян күрүчеләр һәм җимерелүләр турында хәбәрләр булмаган.
“Җир тетрәүнең эпицентры Алма-Атадан төньякта, 78 чакрым ераклыкта, Казахстан территориясендә урнашкан. Җир тетрәүнең энергетик классы – 9,6. Магнитудасы MPV 4.9”, - диелә хәбәрдә. Җир тетрәүнең тирәнлеге 20 чакрым.
Җир асты селкенүләре Капчагай шәһәрендә 2-3 балл көч белән сизелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз