news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанда башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның китабы дөнья күргән

Язучының «Әкиятсез балачак» китабы «Самга» нәшриятында 2 мең данә тираж белән басылып чыккан.

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Казахстанда башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның китабы дөнья күргән. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Язучының «Ертегісіз өткен балалық» («Әкиятсез балачак») китабы «Самга» нәшриятында 2 мең данә тираж белән басылып чыккан.

Әсәрне казах теленә шагыйрь, Казахстанның «Серпер» яшьләр премиясе лауреаты, «Молдер булак» журналының баш мөхәррире Саят Камшыгер тәрҗемә иткән. Бу – башкорт язучысының Казахстанда дөнья күргән инде өченче китабы.

«Айгизнең «Тастамашы, ана!» китабы бездә бик тиз популярлык казанды, укучыларның үтенече белән ул ике тапкыр кабат нәшер ителде», - дип искәртте шагыйрь Саят Камшыгер.

Казахчага Саят Камшыгер тәрҗемә иткән «Тастамашы, ана!» («Калдырма, әнкәй!») китабы Казахстанда бестселлерга әверелгән. Күкчәтау шәһәрендә яңа Яшьләр театры Айгиз Баймөхәммәтов повесте буенча сәхнәләштерелгән спектакль белән ачылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100