news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казахстанда баш мөфти сайланды

Яңа баш мөфти Наурызбай Таһанула моңа кадәр Казахстан Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, «Солтан хәзрәт» мәчетенең баш имамы булган.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Казахстан мөселманнарының Диния нәзарәте корылтаена Наурызбай Таһанула яңа рәис, республиканың баш мөфтие итеп сайлады. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

Чираттан тыш корылтайда Диния нәзарәтенең элеккеге рәисе Серикбай Ораз яңа баш мөфти вазифасына Наурызбай Таһанула кандидатурасын тәкъдим итте. Аның өчен 300 делегат тавыш биргән.

Наурызбай Таһанула элегрәк Казахстан Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, «Солтан хәзрәт» мәчетенең баш имамы булып эшләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot