news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанда Astana-Paris веломарафоны старт алды

Велосипедчыларга 6 ил, 30 шәһәр аша Парижга кадәр 5 мең километр юл үтәргә туры киләчәк.

Казахстанда Astana-Paris веломарафоны старт алды
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 4 август, “Татар-информ”). Астанада сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Blind Race Astana – Paris халыкара веломарафоны башланды. Бу хакта “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә.

  • Марафон “Чиксез спорт” проекты кысаларында, Паралимпия спорт комитеты һәм төрле оешмалар ярдәме белән уздырыла.

“Чиксез спорт” проекты җитәкчесе Бәхтияр Базарбеков “Анадолу” агентлыгына белдергәнчә, веломарафонның дөньяда тиңдәшләре юк.

Веломарафонның үзенчәлеге шунда – велосипедчыларга биш мең километрдан артык юл үтәргә туры киләчәк. Алар 6 ил, барлыгы 30 шәһәр аркылы узачаклар.

Проект җитәкчесе сүзләренчә, веломарафонда катнашучылар сентябрьнең беренче атнасында Парижда финиш ясаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100