news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанда Ан-26 самолеты һәлакәткә очраган

Ил башлыгы Касым-Җомарт Токаев мәрхүмнәрнең туганнарының кайгысын уртаклашты.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Бүген Казахстанда Ан-26 самолеты һәлакәткә очрады. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, һәлакәт урынында дүрт кеше үлгән, ике кешене хастаханәгә озатканнар. Алма-Атаның сәламәтлек саклау идарәсе мәгълүматларында зыян күрүчеләрне реанимациядә булуы әйтелгән.

Казахстан иминлек комитетының чик буе хезмәтенә караган Ан-26 самолеты Алма-Ата аэропортына төшкәндә һәлакәткә очравы билгеле. Алма-Ата аэропортының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бортта алты кеше булган.

Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев Алма-Атада хәрби самолет һәлакәтендә үлүчеләрнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Ул һәлакәт сәбәпләрен тикшерә башларга кушкан. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Алма-Ата аэропортында самолет һәлакәтендә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашам. Зыян күрүчеләрнең тизрәк сәламәтләнүен телим. Мин авиаһәлакәт сәбәпләрен ачыклау эше башларга куштым. Мондый хәлләр кабатланырга тиеш түгел», — дигән Токаев Twitter сәхифәсендә.

Алма-Ата мэры Бакытҗан Сагинтаев Twitter челтәрендә Ан-26 һәлакәте урынына барырга чыкканын хәбәр иткән. Ул: «Тиешле хезмәтләргә фаҗига нәтиҗәләрен бетерүне йөкләдем. Һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Зыян күрүчеләргә бөтен кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә», — дигән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100