news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанда Абай турында яңа мәгълүмат тапканнар

Шәһәрнең туган якны өйрәнү музее фондындагы 1894 елның иске хисап дәфтәрендә музейга тапшырылган әйберләрнең берсе Абайныкы булуы турында язма бар.

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Казахстанның Семей шәһәрендә Абай турында яңа мәгълүмат тапканнар. Бу хакта «Казинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Семей шәһәренең туган якны өйрәнү музее директоры Кайрат Сабырбаев фондта 1894 елның иске хисап дәфтәре булуын әйтә. Анда кайчандыр туган якны өйрәнү музеена тапшырылган әйберләрнең берсе Абайныкы булуы турында язма бар.

«Дәфтәрдә билбауның хуҗасы Чыңгыз волостеннан Ибраһим Кунанбаев булуы язылган. Бу вакытта музейга бу әйберне фонд сакчысы кабул итеп алган. Әмма ул бу әйберне кемнән алганлыгын дәфтәрдә чагылдырмаган», - дип аңлата Кайрат Сабырбаев. Көмеш белән кысаланган билбау Абай музеена тапшырылган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100