news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанда Абай турында спектакль премьерасы булды

Спектакльдә игелек һәм явызлык каршылыгы кебек катлаулы мәсьәләләр күтәрелә.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Казахстанда С.Кожамкулов исемендәге Жезказан казах музыка-драма театрында бөек казах шагыйрь Абайга багышланган спектакльнең премьерасы булды.

«Казинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, спектакльдә игелек һәм явызлык каршылыгы кебек катлаулы мәсьәләләр күтәрелә.

«Мин тамашачыларның игътибарын спектакль аша Абай тормышы фәлсәфәсенә һәм фаҗигасенә юнәлтәсем килә. Мин „үз Абаемны“ күрсәтергә теләдем. Без Абай — фәлсәфәче, гений дип әйтәбез. Әмма ул безнең кебек үк кеше. Мин аның прогрессив уйлар белән яшәвен күрсәтергә теләдем. Шулай ук гомере буе наданлыкка, искелек калдыкларына каршы көрәшкән Абайны күрсәтергә уйладым», — дип сөйләгән режиссер-куючы Темирҗан Жанботаев «Казинформ» хәбәрчесенә 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100