news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казахстанда 61 кеше туңдырма ашап агуланган

Гадәттән тыш хәл Шымкент шәһәрендә булган.

(Казан, 30 март, “Татар-информ”). Казахстанда 61 кеше туңдырма ашап агуланган, дип хәбәр итә РИА Новости.

29 һәм 30 мартта Шымкент шәһәре хастаханәсенә кискен эчәк инфекциясе билгеләре белән 60тан артык кеше мөрәҗәгать иткән, 41 кешене хастаханәгә салганнар. Зыян күрүчеләрнең күбесе балалар икәнлеге билгеле. Якынча диагноз – кыскен эчәк инфекциясе һәм азык токсикоинфекциясе.

Якынча мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләр шәһәрдәге кечкенә кибеттән сатып алынган туңдырма белән агуланганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot