news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанда 25 декабрьдән 5 гыйнварга кадәр массакүләм чараларны тыйдылар

Мәктәпләрдә чыгарылыш сыйныфларны өченче чиректән катнаш укуга күчерәчәкләр.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Казахстанда 25 декабрьдән 5 гыйнварга кадәр массакүләм чаралар үткәрүне чикләделәр. Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча ведомствоара комиссия утырышында шундый карар кабул ителде. Бу хакта «Казинформ» агентлыгы хәбәр итә.

«2020 елның 25 декабреннән 2021 елның 5 гыйнварына кадәр күңел ачу, спорт һәм башка массакүләм чаралар, шул исәптән Яңа ел иртәләре һәм бәйрәм корпоративлары үткәрүне тыярга», - диелә агентлык хәбәрендә.

Шулай ук уку елының өченче чирегеннән мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныфларын, санитар-эпидемиология таләпләрен үтәү шарты белән, катнаш укуга (предметларның 70 проценты — мәктәптә, 30 проценты — дистанцион) күчерәчәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100