news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанда 18 майдан мәчетләр ачыла

Гыйбадәт йортында билгеле бер кагыйдәләрне үтәргә туры киләчәк.

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Казахстанда 18 майдан мәчетләр янә үз ишекләрен ача. Әмма гыйбадәт йортында билгеле бер кагыйдәләрне үтәргә туры киләчәк. Бу хакта «Казинформ» агентлыгы хәбәр итә.

«18 майдан без хаҗ кылырга, Коръән нигезләрен үзләштерергә һәм никахлашу йоласын үтәргә ниятләгән кешеләр өчен мәчет ишекләрен ачабыз. Әмма бу гыйбадәт йортлары тулысынча ачыла дигәнне аңлатмый. Өлкәдә мәчетләр әлеге төбәкләрдә коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү буенча оператив штаб карары нигезендә ачылачак», - диде Казахстанның Баш мөфтие Наурызбай қажы Тағанұлы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100