news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстан вәкилләре Актаныштагы Ресурс үзәктә булды

Таскалин районы вәкилләре барлык техниканың яңа һәм заманча булуын алар аерым билгеләп үттеләр.

(Актаныш, 13 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Актаныш районында 3 көн дәвамында булачак Казахстан делегациясе Актаныштагы Ресурс үзәк – технология техникумы белән дә якыннан танышты, дип яза җирле басма.

Техникумда район кунакларын башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева озата йөрде.

Авыл хуҗалыгы юнәлешендә белгечләр әзерләүгә йөз тоткан әлеге уку йортының ныклы техник базасы, капиталь төзекләндерелгән бинасы Таскалин районы вәкилләрендә соклану уятты. Барлык техниканың диярлек яңа һәм заманча булуын алар аерым билгеләп үттеләр. Укучылар өчен булдырылган тренажерларда гамәли күнекмәләр дә эшләп карады кунаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100