news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстан татары татар телен белмәү син татар түгел дигәнне аңлатмый дип саный

Татар мәдәни үзәге вәкиле миллилек тел белән генә чикләнми дип исәпли.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Марсель Хәйруллин). Казахстанның Шымкент шәһәре Татар мәдәни үзәге вәкиле, табиб Шакирҗан Бурнашев туган телне белсәң, син йөз процент татар, әмма белмәү кеше татар түгел дигәнне аңлатмый дип саный.

“Әлбәттә, туган телне белү бик яхшы, ләкин аннан тыш әле бит геннар, гореф-гадәтләр бар. Синең кан тамырларыңда татар каны ага икән, татарча белмәүгә генә карап, син татар түгел дип әйтеп булмый”, - ди Шакирҗан Бурнашев.

Ул үзен мисал итеп китерде. Балачагында исемен югалтып йөрергә мәҗбүр булса да, балигъ булгач, ул татар исемен кире кайтарган.

“Беренче класска килгәч, укытучы исемне сорады. Мин: “Шакирҗан”, - дигәч, “Ярар, Шура алайса, Александр”, - дип язып куйды. Мин мәктәпне Александр булып тәмамландым, документны да шулай дип язып бирделәр. Паспорт алганда гына, үземнең исемне кире кайтардым”, - диде ул.

"Шымкентка татарлар Пугачев восстаниеләре вакытында килеп эләккән, - диде Шакирҗан Бурнашев. - Халыкның бер өлеше патшаның рәхимсез сәясәтеннән казах далаларына качып китәргә мәҗбүр була. Күченеп китүнең икенче дулкыны 1930 еллардагы репрессия чорына туры килсә, өченчесе совет хөкүмәте алып барган “чирәм күтәрү” сәясәтенә бәйле".

Шакирҗан Бурнашевның бабасы исә бу җирләргә революция вакытында килеп эләгә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100