Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казахстан Татарстан белән сәүдә әйләнешен ике тапкырга арттырырга тели
Генераль консул Еркин Тукумов Казахстанның бәйсезлеге көне уңаеннан тантаналы кабул итү оештырды.
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Казахстанның Казандагы Генераль консулы ЕркинТукумов Татарстан белән икътисади багланышлар хакында сөйләде. Сәүдә әйләнешен ике тапкырга - 1 млрд долларга җиткерергә ниятләвен әйтте. Бу хакта ул Казахстанның беренче президенты һәм Бәйсезлек көне уңаеннан уздырылган Тантаналы кабул итү чарасында әйтте.
- 16 декабрьдә Казахстан бәйсезлек алуның 27 еллыгын бәйрәм итәчәк. Тантаналы чарага Татарстанның премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов та чакырылган иде. Еркин Тукумов "тугандаш Татарстан җирендәге искиткеч матур Казан шәһәрендә эшләү - зур дәрәҗә" диде.
Генераль консул Россия белән Казахстан арасындагы сәүдә әйләнеше 17 млрд доллар тәшкил итүен, бу санны 20 млрд ка җиткерү планлаштырылуын әйтте. Россиядәге икенче консуллыкның Казанда ачылуы Татарстанның әһәмите турында сөйли, диде Тукумов.
Еркин Тукумов Казахстанның уңышлары хакында сөйләде. Ил халыкара абруй алуга һәм төбәктә геосәяси роль уйный алуга иреште. Халык саны 18 миллионнан артты, милләтара низагларны булдырмый калдык. 20 ел эчендә илгә 300 млрд долллар күләмендә инвестицияләр керде, диде ул.
Генераль консул әйтүенчә, Казахстанның максаты - 2050 елга дөньяның иң алга киткән 30 иленең берсе булу.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз