news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстан татарлары конгрессы башлыгы: Татарларның киләчәге бар

Тәүфикъ Кәримов Рөстәм Миңнехановның мәкаләсен шәрехләде.

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Кыенлыкларга карамастан, татарның киләчәге бар, чөнки ул белемле һәм алгарышлы милләт. Мондый фикерне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәкаләсенә җавап итеп Казахстан татарлары һәм башкортлары конгрессы рәисе Тәүфикъ Кәримов белдерде.

«Әйе, тарихи яктан шулай килеп чыкты, без бүген бөтен дөнья буйлап диярлек сибелгән, һәм безнең тамырлар кемнеңдер Казанда, Әстерханда яки Себердә булса да, без барыбыз да бер гаилә, без — татарлар», — диде Кәримов.

Ул борынгы татар халкын төрле этнотерриториаль төркемгә бүлмәскә өндәде. Шуңа да карамастан, татарлар кайда гына яшәсәләр дә, алар лаеклы эз калдырган — бу милләтнең алга таба үсешенә өмет уята.

«Әйе, без барыбыз да дөнья безне укымышлы, алгарышлы, гомумкешелек кыйммәтләре һәм социаль гаделлек өстенлекләре белән, заманча дөньяның каршылыклы шартларында уңышлы җайлашкан милләт буларак күрүен һәм белүен телибез. Нәкъ менә шуңа күрә дә барлык кыенлыкларга карамастан, татарның киләчәге бар, һәм ул бары тик үзебездән, һәрберебездән тора», — диде конгресс башлыгы.

Туган телне өйрәнү һәм ярату, халыкның рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен үстерү мөһим, һәм монда иҗтимагый оешмалар зур роль уйный. Татар дөньясын берләштерү һәм үстерү миссиясе Бөтендөнья конгрессына йөкләнә, дип искәртте Тәүфикъ Кәримов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100