news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстан татарлары иҗатын барлау буенча сайт ачылган

Сайтны Казахстанда яшәп иҗат итүче Шамил Сәхәүтдинов ачкан.

Казахстан татарлары иҗатын барлау буенча сайт ачылган
tatar-congress.org

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Казахстан татарларының иҗатын барлау һәм туплау максатыннан, Казахстанда яшәп, иҗат итүче, шагыйрь, язучы, композитор, нәфис сүз остасы, җырчы Шамил Сәхәүтдинов Интернетта махсус сайт булдырган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.

«Казахстан татарлары иҗаты» дип исемләнгән, www.tatar.kz адресы белән теркәлгән сайтта  татар мәдәнияте өлкәсендә үзләреннән зур өлеш керткән шәхесләр турында мәгълумат тупланган.

www.tatar.kz сайтында бирелгән мәгълуматларга караганда, Казахсстанда татар диаспорасы дөнья халыклары саны белән чагыштырганда икенче урында тора. Биредә 250 меңнән артык татар яши. Бу казахстанлыларның 1,7 проценты. Алар илнең 15 төбәгендә төпләнгән һәм башка халыклар саны белән чагыштырганда алтынчы урынны тәшкил итә.

Казах татарлары арасында дөнья мәдәниятенә өлеш керткән иҗат әһелләре дә шактый күп. Алар арасында композитор Латыйф Хәмиди, җырчылар Ришат һәм Мөслим Абдуллиннар, дирижер Фуат Мансуров, шагыйрь, язучы, җырчы Равил Гөзәиров, композитор һәм музыкант Галимҗан Тамендаров, җырчы Галибә Сайбулатова, композитор һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Габдулхаков һәм башкаларны атап үтәргә кирәк.

Сайтта шулай ук Казахстан җирлегеннән чыккан, татар милләтеннән булган фән эшлеклеләренең эшчәнлеге турында да кызыклы мәгълумат һәм аларның фәнни эшләре дә урын алган.

«Алга таба сайттагы мәгълуматны тагын да баету юнәлешендә эшне дәвам итәчәкбез», — ди Шамил Сәхәүтдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100