news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстан сенаты спикеры мәктәпләрдә хиҗаб киюгә каршы чыкты

«Без читтән кергән ялган дини стереотипларга иярергә тиеш түгел, безнең үзебезнең милли колорит бар», - диде Касыйм-Жомарт Токаев.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Казахстан парламентының югары палатасы спикеры Касыйм-Жомарт Токаев илнең белем бирү учреждениеләрендә хиҗаб киюгә каршы чыкты һәм «ялган дини стереотипларга» иярмәскә чакырды. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

«Илебездәге һәр яшь кеше, дингә мөнәсәбәте нинди булуга да карамастан, дәүләткә, аның законнары һәм символларына хөрмәт белән карарга тиеш. Мәктәпләрдә халыкара тәҗрибәгә таяна һәм шул ук вакытта безнең халыкның милли традицияләрен исәпкә ала торган үз-үзеңне тоту һәм кием стандартларына йөз тотарга кирәк», - диде К.-Ж.Токаев яшьләр сәясәтенә багышланган түгәрәк өстәлдә.

«Без читтән кергән ялган дини стереотипларга сукырларча иярергә тиеш түгел, безнең үзебезнең милли колорит бар», - диде парламентарий.

Аның фикеренчә, дини карашлар аркасында балаларның урта яки югары белем алу мөмкинлегеннән мәхрүм калуына юл куярга ярамый. «Бу мәсьәләдә әлегә төгәл позиция юк, без парламент һәм Хөкүмәтнең үзара килешеп эшләвенә исәп тотабыз», - диде К.-Ж.Токаев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100