news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстан Сәламәтлек саклау министрлыгы студентларга ураза тотуны туктатырга тәкъдим итә

Алма-Ата стационарларында 30 кеше “менингококк инфекциясе” диагнозыннан дәвалана, үлем очраклары да бар.

(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”). Казахстан Сәламәтлек саклау министрлыгы республика мөфтиятенә, менингит аркасында, студентларны ураза тотуны туктатырга тәкъдим итте. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.

“Ураза вакытында организм һәм иммунитет үзгәрешләр кичерә. Студентларның сессия вакытында организмнары хәлсезләнә һәм инфекция җиңел эләгә”, – дип хәбәр итте журналистларга Астанада Казахстан сәламәтлек саклау министры Елжан Биртанов.

Алдан хәбәр ителгәнчә, май ахырында Алма-Ата стационарларында 30 кеше “менингиттан дәвалана, үлем очраклары да бар. Казахстанның башка төбәкләрендә дә инфекциянең берничә очрагы ачыкланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100