news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстан Президенты Ураза бәйрәмендә Казанга килә

Нурсолтан Назарбаев Татарстанга очрашулар үткәрү һәм алга таба хезмәттәшлек буенча фикер алышу өчен килә.

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). Казанга Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев килә. Бу хакта “Татар-информ”га шәхси чыганак хәбәр итте.

Назарбаевның Татарстанга 15 июньдә очрашулар үткәрергә һәм алга таба хезмәттәшлек буенча фикер алышырга килүе планлаштырыла.

Казахстан һәм Татарстанны үзара тыгыз багланышлар бәйли. Бер ел элек, Россия көнендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурсолтан Назарбаевка “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” орденын тапшырган иде.

  • Казанда Нурсолтан Назарбаев хөрмәтенә урам исеме аталды.

Апрель ахырында Казанда Казахстан Республикасы Президентының “Эра Независимости” китабы презентациясе узды.

  • Назарбаев китабы – ул Казахстанның бәйсезлеген булдыру, дәүләт уңышлары  һәм булган проблемаларны чишү тарихы.

Китап презентациясендә Татарстандагы казахларның милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Сәгыйть Джаксыбаев Татарстан һәм Казахстанны үзенчәлекле багланышлар бәйләвен җиткергән иде. Ике республика халкын да икътисади, сәяси һәм мәдәни багланшылар бәйли.

“Безнең уңышлы эшебез – президентларыбыз Рөстәм Миңнеханов һәм Нурсолтан Назарбаевның үзара аңлашып хезмәттәшлек итү нәтиҗәсе ул”, - диде Сәгыйть Джаксыбаев.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100