news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казахстан Президенты «Татнефть» һәм «ТАНЕКО» эше белән танышты

«Татнефть» генераль директоры Наил Маганов предприятиенең эше һәм комплексның җитештерү куәтләре турында сөйләде.

Казахстан Президенты «Татнефть» һәм «ТАНЕКО» эше белән танышты
tatarstan.ru

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев бүген Түбән Камада «ТАНЕКО» нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексында булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.

«Татнефть» генераль директоры Наил Маганов аларга предприятиенең эше турында сөйләде һәм комплексның җитештерү куәтләрен тәкъдим итте. Шуннан соң Казахстан Президенты операция үзәгендә булды, анда аңа җитештерелә торган продукциянең төп юнәлешләре күрсәтелде.

Хәзер биредә 28 җитештерү җайланмасы эшли, алар 30 төр продукция чыгарырга мөмкинлек бирә. Алар арасында автомобиль бензиннары, дизель ягулыгы, авиация керосины, суднолар ягулыгы, «Евро-6»стандартына туры килә торган база майлары һәм майлау материаллары бар.

Моннан тыш, Касым-Жомарт Токаев «Татнефть» эшчәнлегенең башка төрләре белән танышты һәм Түбән Камада эшләп килүче шин җитештерүендә белем алучы предприятиенең булачак хезмәткәрләре белән очрашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot