news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казахстан Президенты мөһим белдерү белән чыгачак

Белдерү дәүләт башлыгының халыкка юлламасына кагылышлы булачак.

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”). Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев бүген кич казахстанлыларга мөһим белдерү белән мөрәҗәгать итәчәк, дип хәбәр иткәннәр  Sputnik Казахстанга Акордада.

Хәбәрдән күренгәнчә, белдерү дәүләт башлыгының Казахстан халкына булачак юлламасына кагылышлы.

Трансляция "Хәбәр" телеканалында, якынча, 19:00 сәгатьтә башланып, чыгыш алты минут дәвам итәчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot