news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казахстан Президенты һәлак булган кешеләрнең гаиләсенең кайгысын уртаклашты

Вазгыять тотрыклы булган төбәкләрдә гадәттән тыш хәл режимы этаплап гамәлдән чыгарылачак.

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев ил гражданнарына мөрәҗәгатендә протест вакытында һәлак булганнарның гаиләләренең кайгысын уртаклашты. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Административ биналар гына түгел, тыныч халыкның шәхси милке дә бандитлардан зыян күрде, йөзләгән граждан һәм хәрби хезмәткәрнең сәламәтлеге һәм тормышы турында инде әйтмим дә», — диде дәүләт башлыгы.

Токаев белдергәнчә, Алма-Ата шәһәренә генә дә 20 мең бандит һөҗүм иткән. Боевиклар коралларын ташлаганчыга кадәр аларга каршы операция дәвам итәчәк.

Казахстан Президенты билгеләп үткәнчә, Хөкүмәт гражданнарның тыныч формада белдерелгән барлык таләпләрен ишеткән, диалог нәтиҗәләре буенча компромисс табылган һәм кискен социаль-икътисади проблемалар буенча карарлар әзерләнгән. Вазгыять тотрыклы булган төбәкләрдә гадәттән тыш хәл режимы этаплап гамәлдән чыгарылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot