news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстан Президенты казах теленең ролен көчәйтергә вәгъдә итте

Касым-Жомарт Токаев казах теле милләтара аралашу теленә әвереләчәк дип саный.

Казахстан Президенты казах теленең ролен көчәйтергә вәгъдә итте
архив/Рамиль Гали

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев дәүләт теле буларак казах теленең ролен көчәйтергә вәгъдә итте һәм казах теленең кайчан да булса милләтара аралашу теленә әвереләчәгенә ышаныч белдерде. Казахстан халкына үзенең тәүге юлламасында ул шулай дип билгеләп үтте. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Шул ук вакытта, Касым-Жомарт Токаев илдә этник төркемнәрнең телләрен һәм мәдәниятләрен үстерү өчен шартлар булдыруны дәвам итәргә вәгъдә бирде. Милләтнең бердәмлеге – аның күптөрлелегендә, дип искәртте ул.

Казахстанда казах теле дәүләт теле санала, дәүләт оешмалары һәм җирле үзидарә органнарында казах теле белән беррәттән, рәсми рәвештә рус теле дә кулланыла.

2017 елның апрелендә Казахстанның ул чагындагы Президенты Нурсолтан Назарбаев Хөкүмәткә казах әлифбасын латиницага күчерү буенча әзерлек эшләре башларга йөкләмә бирде. 2017 елның ахырында ул яңа әлифбаны раслады. 2019 елның февралендә исә үз указы белән казах тәнгәсендәге рус телендәге язуларны алдыртты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100