Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казахстан парламентының түбән палата бинасында язулар латин графикасында язылган
Пленар утырышта чыгыш ясаучы барлык депутатларның исем-фамилияләре дә латин графикасында язылган.
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Казахстан парламентының мәҗлес (түбән палата) урнашкан бинасында барлык язуларны латин графикасына күчергәннәр. Бу хакта палата матбугат хезмәтенең чәршәмбе көн хәбәренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
"Мәҗлестә яңа сессия тагын бер мөһим вакыйга белән билгеләп үтелде: мәҗлес латин шрифтына күчә. Пленар утырышта чыгыш ясаучы барлык депутатларның исем-фамилияләре һәм бинадагы язулар латин графикасында язылган”, диелгән мәҗлес сайты хәбәрендә.
2017 елның октябрендә Президент Нурсолтан Назарбаев казах теле алфавитын 2025 елга кадәр латин графикасына этаплап күчерү турындагы указга кул куйды. Шул ук вакытта 32 хәрефтән торган латин графикасында казах теле алфавиты расланды. Соңрак дәүләт башлыгы төзәтмә кертелгән алфавитны раслады, анда апострофлардан баш тарттылар һәм башка өстәмә символлар керттеләр.
Назарбаев әйткәнчә, казах теленең латиницага күчүе "рус теллеләрнең (гражданнар — ред.), рус теле һәм башка телләрнең хокукларына берничек тә кагылмый".
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз