Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казахстан министры «Татмедиа»ның Балачак мәйданы үткәргән онлайн дәресендә катнашты
«Балачак» студиясенең онлайн дәресләрендә төрле илләрдән балалар катнаша.
(Казан, 29 август, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Казахстанның мәгълүмат һәм иҗтимагый үсеш министры Аида Балаева «Татмедиа»ның «Балачак» мәйданы үткәргән онлайн татар теле дәресендә катнашты.
«Татар телендә шундый рәсем дәресләрен алып баруыбызны белгәч безгә башка илләрдән дә балалар кушыла башлады. Бүгенге дәрестә Казахстаннан да бер кыз катнаша. Ул Нур-Солтан шәһәреннән Диләрә», — дип тәкъдим итте «Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналлары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова.
Онлайн дәресләрдә Канада, Америка, Төркия һәм Казахстаннан да балалар катнаша.
«Бу онлайн дәресләрдә берьюлы 500гә кадәр бала шөгыльләнә ала. Әлеге студиябездә шулай итеп төрле проектлар тормышка ашырыла. Безнең журналларыбыз хәзер төрле формада чыга, эчендә наклейкалар да бар. QR код ярдәмендә видеоларны да карап була. Журналның соңгы битендә 3D модельле рәсем урын алган», — дип сөйләде Зилә ханым журналлар турында.
«Балачак» мәйданы «Татмедиа» бинасының 9 катында урнашкан. Биредә төрле мастер-класслар, тәҗрибәләр, язучылар белән очрашулар үткәрелә. Бүләкләү тантаналары, бәйгеләргә нәтиҗәләр ясау, ютуб каналлар өчен тапшырулар әзерләү өчен дә мәйданчык булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз