news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстан һәм Төркия бергәләп тарихи сериал төшерәчәк

«Алып-Арслан» дигән тарихи сериал 6 сериядән торачак.

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ»). Казахстан һәм Төркия бергәләп тарихи сериал төшерергә ниятли.

«Казинформ» агентлыгы «Хабар 24» телеканалына сылтама белән хәбәр иткәнчә,Казахстан һәм Төркия уникаль телепродукт булдырырга әзер. Төркиянең танылган продюсерлары эшкә керешкән инде.

Проектны гамәлгә ашыру белән Казахстан һәм Төркиянең әйдәп баручы телеканаллары шөгыльләнәчәк. Төрек продюсеры Эмре Конук Казахстан турында теленовелла төшерүдә бергәләп эшләргә әзер булуын әйткән.

«Алып-Арслан» дигән тарихи сериал 6 сериядән торачак. Әлеге фильм өчен сугыш күренешләрен Казахстан далаларында төшерү күздә тотыла. Казахстан мәгълүмат һәм иҗтимагый үсеш министры Аида Балаева белән очрашуда без бу идея хакында җентекләп фикер алыштык. Шулай ук Коркыт Ата турында фильм төшерергә дә тәкъдим иттек. Аның хакында бөтен дөньяда белергә тиешләр, - дигән продюсер Эмре Конук.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100