Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казахстан мөфтие «кара җомга» акциясен «юмарт җомга» дип үзгәртергә тәкъдим итте
«Юмарт җомга» кысаларындагы акция ватандашларыбыз арасында хуплау табар дип уйлыйм, диде Наурызбай Таганулы.
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Наурызбай Таганулы илдәге сәүдә үзәкләре хуҗаларын һәм барлык эшкуарларны «кара җомга» акциясен «юмарт җомга» дип үзгәртергә тәкъдим итте.
Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы мөфтият сайтына сылтама белән хәбәр итә.
«Бүгенге көндә илдә яшәүчеләр „кара җомга“ дип аталган акция хакында актив рәвештә фикер алыша, ул соңгы елларда кешеләрне массакүләм сәүдәгә җәлеп итүдә маркетинг алымы буларак кулланыла. „Җомга“ сүзе безнең диндә һәм традицияләрдә изге төшенчәне аңлата. Шунлыктан илдәге сәүдә үзәкләре хуҗаларын һәм барлык эшкуарларны „кара җомга“ сүзен „юмарт җомга“ дип алыштырырга чакырам», — диде мөфти.
Мөфти фикеренчә, җомга мөселманнар өчен изге көн булганлыктан, «кара җомга»ны «юмарт җомга» дип үзгәртү күпчелеге ислам традицияләренә тугрылык саклаган Казахстан халкына карата хөрмәт билгесе булыр иде.
«„Юмарт җомга“ кысаларындагы акция ватандашларыбыз арасында хуплау табар дип уйлыйм», — диде мөфти.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз