news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казахстан кунаклары Актаныш гимназиясе белән танышты

Биредәге белем бирү системасының үзенчәлекләре, заманча технологияләрнең кулланылышы таскалинлыларга күргәзмәләр, слайдлар аша тәкъдим ителде.

(Актаныш, 12 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Актаныш районы бүген Казахстан республикасы вәкилләрен кабул итте, дип яза җирле басма.

Казахстан өлкәсенең Таскалин районы делегатлары, район башлыгы оештырган рәсми кабул итүдән соң, Энгель Фәттаховның шәхси җитәкчелегендә сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатка юл тотты. Дәрәҗәле кунаклар даны чит төбәкләргә кадәр таралган әлеге белем бирү йорты белән таныштылар. Биредәге белем бирү системасының үзенчәлекләре, заманча технологияләрнең кулланылышы таскалинлыларга күргәзмәләр, слайдлар аша тәкъдим ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot