news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстан Хөкүмәте барлык халык вәкилләренең хокукларын тәэмин итәргә ышандыра

Илнең бөтен территориясендә гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде.

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Казахстан Хөкүмәте республикадагы барлык халык вәкилләренең мәнфәгатьләрен тәэмин итәчәк. Казахстан Тышкы эшләр министрлыгының рәсми мөрәҗәгатендә шулай диелә.

Анда илдә барган соңгы вакыйгаларның хронологиясе һәм Президент Касым-Жомарт Токаевның карарлары тупланган.

«Дәүләт безнең полиэтник һәм күпконфессиональ халыкның барлык вәкилләренең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен, шулай ук Казахстандагы чит ил гражданнарының, шул исәптән дипломатик корпус һәм журналистларның иминлеген тәэмин итүне дәвам итәчәк. Чит ил инвестицияләре һәм чит ил компанияләренең бизнесы сакланачак», — диелә документта.

Билгеләп үтелгәнчә, республика кеше хокуклары өлкәсендә халыкара йөкләмәләрне үтәргә һәм Токаев гамәлгә ашыра торган «Ишетә торган дәүләт» концепциясе кысаларында реформалар курсын дәвам итәргә ниятли.

2022 ел башында республика халкы массакүләм митингка чыкты. Моның сәбәбе — сыекландырылган газ бәясенең ике тапкыр артуы. Шуннан соң ук халык Министрлар Кабинетын отставкага җибәрүне һәм кайбер чаралар күрүне таләп итте, әмма протест акцияләре тәмамланмады, киресенчә, хокук сакчылары белән бәрелешләр ешайды гына.

Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев республиканың беренче җитәкчесе Нурсолтан Назарбаев урынына илнең Иминлек советын җитәкләде һәм «мөмкин кадәр катгый» эш итәргә вәгъдә бирде. Илнең бөтен территориясендә гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде. Дәүләт башлыгы башка илләрнең лидерларына — Күмәк иминлек турында килешү оешмасы әгъзаларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Оешма бу үтенечне хуплады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100