news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казахстан делегациясе ТРның урман хуҗалыгы белән таныша

Кунаклар Европадагы эре урман селекцион-орлыкчылык үзәге белән таныштылар

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе делегациясе Табигый ресурслар һәм табигатьтән файдалануны җайга салу идарәсе башлыгы Казырбек Сапаргалиев белән Саба урманчылыгында булды.
Кунаклар Европадагы эре урман селекцион-орлыкчылык үзәге белән таныштылар, шулай ук җирле янгын-химик станциясен карадылар.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Н.Мәһдиев һәм К.Сапаргалиев арасында ике республика урман хуҗалыгы карамагында уртак чаралар, тикшерүләр һәм эшләнмәләр уздыру турында сөйләшенгән килешүгә кул куйдылар, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы матбугат хезмәте.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot