Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казахстан башкаласында Абай музее фондларыннан күргәзмә ачылды
Күчмә күргәзмәнең максаты - ил халкына Абай тормышына кагылышлы документлар һәм кыйммәтле кулъязмаларны күрсәтү.
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Казахстан башкаласы Нур-Солтанда Милли кулъязмалар һәм сирәк китаплар үзәгенндә Абай музее-дәүләт тарихи-мәдәни һәм әдәби-мемориаль тыюлыгы фондыннан күчмә күргәзмә ачылды. Бу хакта «Казинформ» хәбәр итә.
«Абай музее һәм кулъязмалар дөньясы» дигән күчмә күргәзмә бөек казах шагыйренең тууына 175 ел тулуга багышлана. Аның максаты - ил халкына Абай тормышына кагылышлы документлар һәм кыйммәтле кулъязмаларны күрсәтү. Күргәзмә Павлодар шәһәрендә узды инде.
Күргәзмәдә Абай музей-тыюлыгы фондыннан 40тан артык уникаль экспонат тәкъдим ителгән. Алар арасында шагыйрьнең фоторәсемнәре, көнкүреш әйберләре, Абайны өйрәнү буенча фәнни-публицистик хезмәтләре бар.
Моннан тыш, шагыйрьнең нәсел шәҗәрәсен, Абайның думбрасын һәм көнкүреш әйберләрен күрергә мөмкин. Аларны шагыйрь 1885 елда туган якны өйрәнү музеена тапшырган булган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз