news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстан башкаласында Абай Кунанбаевны искә алдылар

«Вакыт һәм тарих Абай сүзләренең бөек хәзинә булуын исбатлады», - диделәр чарада.

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Казахстан башкаласында бөек казах шагыйре һәм фикер иясе Абай Кунанбаевның туган көнен билгеләп үттеләр. Чарада интеллигенция вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм шәһәр хакимияте вәкилләре катнашты. Бу хакта «Казинформ» хәбәрчесе хәбәр итә.

Тантана башында шагыйрь Улыкбәк Есдаулет һәм башкала Хакиме урынбасары Бәхтияр Макен Абай Кунанбаев һәйкәленә чәчәкләр салды. «Бөек Абай - ул казах халкының милли горурлыгы, йөзе. Вакыт һәм тарих Абай сүзләренең бөек хәзинә булуын исбатлады. Казахстан Республикасы Президенты Касым-Жомарт Токаев социаль челтәрләрдә Абай шигырьләрен укый торган эстафетаны бик теләп хуплады», - диде Бәхтияр Макен.

«Без Абайны казах галиме, мәгърифәтче, әтиебез, пәйгамбәр дип атыйбыз. Безнең өчен ул ихтыярлылык, тел һәм шигърият пәйгамбәре булып тора. Безнең милләт, безнең җәмгыять узган гасырда бик күп эш башкарды һәм без бөтен нәрсәдә Абай казанышы бар дип әйтә алабыз», - диде Казахстан Язучылар берлеге рәисе Улугбәк Есдаулет.

«Абайның 175 еллыгын зурлап билгеләп үтәчәкләр. Абай әсәрләре дөньяның 10 теленә тәрҗемә ителәчәк», - диде Есдаулет.

  • Элегрәк Казахстаннан килгән фәнни хезмәткәрләр Казан федераль университетының Лобачевский исемендәге фәнни китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә «Гади казахлар өчен кодекс» әсәренең оригиналын табулары, аның авторы казах әдәбияты классигы Абай Кунанбаев булуы хәбәр ителгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100