news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казахстан башкаласы Сабан туен бәйрәм итә

Чарада Татарстан һәм Казахтан артистлары чыгышларын, милли көрәшне тамаша кылырга мөмкин.

(Казан, 30 июнь, "Татар-информ"). Бүген, 30 июнь көнне Казахстан башкаласында Сабан туен бәйрәм итәләр. Бу хакта җирле татар яшьләренең "Таң" оешмасы хәбәр итә.
 
Сабан туенда Татарстан һәм Казахтан артистлары чыгышларын, милли көрәшне тамаша кылырга мөмкин.
 
Шулай ук татар түбәтәйләре күргәзмәсен күрергә, татар милли ризыкларыннан авыз итәргә була, диелә хәбәрдә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot