news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстан бәйсезлегенең 25 еллыгын бәйрәм итә - фото

Бу уңайдан Астанада милли спорт төрләре буенча турнир уза.

(Казан, 11сентябрь, «Татар-информ»). Казахстан бәйсезлегенең 25 еллыгын бәйрәм итү чараларының берсе буларак, Астанада тарихта беренче мәртәбә милли спорт төрләре буенча «Астана йолдызы»  турниры уза. Спорт чарасын Астана хакимияте оештырган.



Турнир ачылышы тантанасында Астана акымы Асет Исекешов, спортчылар һәм спортны яратучы җанатарлар да бар иде, дип хәбәр итә Астана шәһәрнең рәсми сайты.



Турнирда Казахстанның төрле төбәкләреннән 12 команда өч спорт төрендә көч сынаша. Анда алар кокпар (җитезлектә, төзлектә, ат өстендә тора белүдә көч сынашу), аударыспак (көрәш), кыз куу (милли ат уены) һәм башка уеннарда катнашалар.

Җиңүчеләр акчалата премия белән бергә медальләр дә алачак.



Ипподромда урнаштырылган тирмәләрдә бәйрәмгә килүчеләргә кымыз һәм Казахастанның милли ашларын тәкъдим итәләр.



Кунаклар шулай ук казах халкының милли йолалары белән дә таныша, аларны күрсәтер өчен махсус этно авыл оештырылган.

Белешмә: Казахстанның бәйсезлеге 1991 елның 16 декабрендә игълан ителде. Ул суверен, демократик хокукый ил.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100