news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казахстан аэропортларының күбесе гадәти режимда эшли башлаган

Республиканың элеккеге башкаласындагы аэропорт чуалышлар аркасында 10 гыйнварга кадәр ябылган иде.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Казахстанда Алма-Ата һәм Талдыкорган һава аланнарыннан тыш барлык аэропортлар да гадәти режимда эшли. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Казахстан Республикасы Индустрия һәм инфраструктура үсеше министрлыгының Гражданнар авиациясе комитетында ачыклык кертүләренчә, Алма-Ата һәм Талдыкоргандагы аэропортлар «вазгыять тотрыклы төс алганнан соң эшли башлаячак».

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, республиканың элеккеге башкаласындагы аэропорт чуалышлар аркасында 10 гыйнварга кадәр ябылган иде. Шәһәрдә блокпостлар урнаштырылды, аэропортка илтә торган юл ябылды. 8 гыйнварда илдә поездлар яңадан йөри башлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot