news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казах шагыйре Нурлан Оразалин Роберт Миңнуллин гаиләсенең кайгысын уртаклаша

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин кичә Казанның Тынычлык бистәсе зиратына җирләнде.

Казах шагыйре Нурлан Оразалин Роберт Миңнуллин гаиләсенең кайгысын уртаклаша
архив/Рамиль Гали

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Казах шагыйре Нурлан Оразалин Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның вафаты уңаеннан гаиләсенең һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Кайгы уртаклашу хаты ике шагыйрьнең уртак дуслары булган Рафис Корбан аша килеп иреште.

«Зур шагыйрь, бүгенге татар әдәбиятының күренекле вәкиле, халыклар арасындагы әдәби багланышларны ныгытуга зур өлеш керткән күренекле шәхес Роберт Миңнуллинның вафаты турындагы хәбәр килде», — дип яза Казахстанның Дәүләт премиясе лауреаты Нурлан Оразалин.

«Мин белгәннән бирле ул яхшы физик формада иде. Боекмады. Вакланмады. Үпкәләрне йота белде. Кичерү һәм кичерелүнең кешелекнең мөһим сыйфатлары булуын әйтә иде», — дип искә төшерә ул татар дустын.

«Без танышуга бик тиз якынайдык. Дуслышып киттек. Ул тормышны ярата иде. Әнисе турында яратып сөйләде. Минем туган якларга кайткач, күккә ашкан таулар итәгендә хатыны Клара, улы Алмаз һәм кызы Таңсылу турында сөйләде. Ә Татарстанын ничек ярата иде ул!», — дип яза шагыйрь.

«Дөнья зур шәхесне югалтты. Аны белгән барлык казах дусларыбыз исеменнән кайгыгызны уртаклашабыз», — дип тәмамлана хат. 

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин кичә Казанның Тынычлык бистәсе зиратына җирләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100