news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казах әлифбасын латин хәрефләренә күчерәләр

Шул хактагы үзгәрешләрне Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев раслаган.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Казах әлифбасын кириллицадан латиницага күчерәләр. Шул хактагы үзгәрешләрне Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев раслаган, дип хәбәр итә Газета.Ru.

Яңа әлифбада хәрефләр арасында өстә куела торган өтер сыман билгеләр азая. Моннан тыш, ике диаграф (sh һәм ch) пәйда булачак. Алфавитта хәрефләр саны 32гә кала. Кириллица вариантында алар 42 иде.

Яңа әлифбаны камилләштерү эшләре 2025 елга кадәр дәвам итәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100