news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казах галиме: Төркиядән башка Европада тюркология кафедралары калмады

Нурилә Шәймердинова сүзләренчә, тюркологлар әзерли торган белем бирү учрежденияләре юк.

Казах галиме: Төркиядән башка Европада тюркология кафедралары калмады
Зилә Мөбәракшина

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Филология фәннәре докторы, Казахстандагы Л. Н. Гумилев исемендәге Евразия университеты профессоры Нурилә Шәймердинова Төркияне санамаганда, Европада тюркология кафедралары кимеде ди. Бу фикерен ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узган «Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү» VII Халыкара фәнни-гамәли форумда әйтте.

«Элек тюркология үзәген Көнбатыш Европада диләр иде. Германия, Италия, Франция, Польша, Венгрия һ.б. илләр. Миңа Европада еш булырга туры килә. Фактик яктан карасак, тюркология мәктәпләре, тюркологлар әзерли торган белем бирү учрежденияләре юк диярлек. Будапештта Тюркология институты, Германиядә бер үзәк кенә калды. Әлбәттә, мин Төркияне әйтмим», — диде ул.

Галимә тюркологиядә тарих, тел һәм мәдәният мәсьәләләрен өйрәнү үзәкләре көнбатышка түгел, ә төрки халыклар кулына күчте дип исәпли. «Казахстан, Төркестан, Төркия, Россия һ.б. илләр. Бер яктан, ул яхшы. Икенче яктан, ул зур җаваплылык булып тора», — ди Нурилә Шәймердинова.


news_right_1
news_right_2
news_bot